+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
19 сентябрь 2021, 10:10

Көзге табын

Көзге табын — бай табын, Кыяр, карбыз һәм кавын...

Көзге табын
Көзге табын

Көзге табын

 

Көзге табын — бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле,

Балкып туган таң төсле.

Капсаң эри авызда,

Һәр кисәге бал төсле.

 

 Ә җимеше, җимеше, —

Ачысы бар, төчесе!

Яңа пешкән күмәчтер

Кайнар кояш төслесе.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз.

Көзләр юмарт булганга,

 Бик бәхетле, бик шат без.

 

Фәнис Яруллин

 

Фото:goodfon.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: