+26 °С
Болытлы
Дилә Булгакова
Әти тиргәмәс әле...
Сарайга чыкканда бүген
Әти туфлиен кидем.
Йомыркаларны оядан
Иләккә санап җыйдым.
Ояга үрелгән саен
Тавыклар кытный тәки.
Кызыл әтәчне күргәч тә
Йөгердем ялан тәпи.
Әтинең яңа туфлие
Калды сарай алдында.
Йомыркалы иләгемне
Бәрдем әтәч башына.
Әти мине тиргәмәс бит –
Нәнәйгә ярдәм итәм.
Күтәрмәдә каеш тотып
Усал әтәчне көтәм!
Фото:assz.ru