+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
9 октябрь 2021, 13:35

Көз

Ни арада җәй үткән, Алтын көз килеп җиткән...

Көз
Көз

Көз

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

 

 Алмалар әй уңганнар,

Кызарышып тулганнар,

Балга манып алганмыни,

Шундый татлы булганнар.

 

Әй ямьле дә урманда

Кояш карап торганда.

Тиен уйный сикереп,

Гөмбә утыра көлеп.

 

Очыргычлар ясадык без,

Китереп бар шартына

Һәм очырдык зәңгәр күккә

Киек казлар артыннан.

 

Резеда Вәлиева

 

Фото: supersadovnik.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: