+24 °С
Болытлы
Люция Әблиева
Сарымсактан медальон
Төчкерә дә, йөткерә дә,
Көйсезләнә Әдибә.
“Тән кызулыгы югары,
Авырган, – ди табибә.
Дәү әнисе йокмасын дип,
Чир кечерәк оныкка.
Медальон ясап кидертте
Сарымсактан Тансыкка.
Фото:nashe-slovo.ru