+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
28 октябрь 2021, 11:19

Тузан суыргыч

Дуслар! Ә сез өйдә тузан суыртасызмы? Әти-әниләрегезгә өй эшләрендә ярдәм итәсезме?

Тузан суыргыч
Тузан суыргыч

Шәүкәт Галиев

 

Тузан суыргыч

 

Гөж-гөж килеп, гөж итеп,

Тузан суыргыч узган,

Келәм чистартып калган,

Калмаган бер дә тузан.

Гөж-гөж килеп, гөж итеп,

Һәр җирдән җыя гына,

Суыртып, тартмасына

Сала да куя гына.

“Тузан ярата бу”, - дип,

Артыннан карап калма,

Тузанны бит җыя ул –

Чисталык яратканга!

 

Фото:prikol.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: