+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
3 ноябрь 2021, 12:40

Уйлама да

Дуслар! Краснокама районы Куян мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апагыз Гафарова язган шигырьне укып карагыз әле. Сезнең дә шундый хәлдә калганыгыз юкмы?  

Уйлама да
Уйлама да

Апам белән чыгам дисәм,

Эңгер төшкәч, урамга,

Әни әйтә: “Бәләкәйсең,

Чыгам, дип, уйлама да!”

 

Абый кебек компьютерда

Теләсәм дә уйнарга,

Әни әйтә:  “Бәләкәйсең,

Уйныйм, дип, уйлама да!”

 

Әти күк кино карарга

Ятып, көн дә диванда,

Теләсәм дә әни әйтә:

“Карарга уйлама да!”

 

Әни әйтә: “Ю, җыештыр!”

Үзем эш сорамыйм ла,

Өстәвенә — бәләкәймен!

Ә әни... уйламый да!

 

Фото: tumblr.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: