+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
5 ноябрь 2021, 11:40

Жайлы исем

Җайлы исем нинди була соң ул, дисезме, дуслар? Җавапны Дилә апа Булгакованың шигыреннән укып белерсез. 

Жайлы исем
Жайлы исем

Жайлы исем

 

Әнинең исеме – Әни,

Әтием була Әти.

Мин аларның зур малае,

Йөримен тәпи-тәпи.

 

Әтием мине су кертә,

Әлбә пешерә әннәм.

Калак тотып, үзем ашыйм,

Читкә тамса да мәм-мәм.

 

Нәнәем бар, картәтием...

Яратамын барысын!

Тик “р”ны әйтә алмыймын,

Бераз кыен шунысы.

 

Сакау әйтсәм дә, сөяләр,

Тапмыйлар алай гаеп.

Әлдә үз исемем “р”сыз –

Исемем минем Сәет!

 

Фото: ural.aif.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: