-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
7 ноябрь 2021, 11:35

Кар исе килә

Кар исе... Кайдан килә, нинди була соң ул? Люция апа Әблиеваның шигырен укып, барлык сорауларга да җавап табарсыз, дуслар. 

Кар исе килә
Кар исе килә

Кар исе килә

Көзге үләнгә сыенган

Беренче кар өеме.

Үзгәргән, башкача булган

Җирнең кигән киеме.

Чекерәйтеп ике күзен,

Күзәтә тирә-якны.

Беренче кар өеменнән

Көннәр гаҗәеп якты.

Килер кышка ишарә ул,

Эресә дә соңыннан.

Ә бүген...

Кар исе килә

Көзнең саф һавасыннан.

 

Фото:botanichka.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: