Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
3 декабрь 2021, 19:25

Безнең укытучылар булдыра!

Краснокама районы Куян урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарова Татарстанда үткән әдәби конкурста җиңү яулады.

Безнең укытучылар булдыра!
Безнең укытучылар булдыра!

Быел Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән ябык әдәби конкурс игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә бәйге номинацияләренең нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләр арасында безнең якташларыбыз да бар. “Шигырь” (балалар әдәбияты) номинациясендә Краснокама районы Куян урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гафарова “Чыршылы аш” шигыре белән 3нче урын яулады.

Гөлназ Фәвәдис кызы “Әллүки”не укучы нәни дусларыбызны да кызыклы хикәяләре, шигырьләре белән сөендереп тора. Шигъри күңелле мөгаллимәне чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа биеклекләр телибез!

 

Чыршылы аш

Токмач басып, аш пешерде

Динисламның әнисе,

Укроп салып, бүлеп бирде,

Бик яратты әтисе.

 

Ә Динислам йөзен чытты

Ашта укропны күргәч:

- Әни, әни, миңа салма,

Чыршысыз ашыйм мин аш!

 

Фото: Гөлназ Гафарованың шәхси архивыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: