Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 декабрь 2021, 10:50

Теләсәң, эш табыла

Ә сез ял көннәрендә нинди эшләр башкарасыз, дуслар?

Теләсәң, эш табыла
Теләсәң, эш табыла

Мәрзия Фәйзуллина

 

Теләсәң эш табыла

 

Иртән торгач, гөлләремә

Сулар сибәм һәр көнне.

Аның матур чәчәкләре

Сокландыра һәркемне.

Курчаклар чиста булсын дип,

Аларның керен уам.        

Ашап эчкәч, һәрвакытта

Чынаягымны юам.

Оста кулларга һәрвакыт,

Теләсәң, эш табыла.

Эш эшләгәч, тәмле була

Аш та, чәй дә табында.

 

Фото:melkie.net

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: