+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
29 гыйнвар 2022, 12:10

Оек бәйлим

"Әллүки"нең дуслары арасында бәйләмгә оста кызлар, әниләр, нәнәйләр бармы? Сездән фотолар көтәбез. 

Оек бәйлим
Оек бәйлим

Дилә Булгакова

 

Оек бәйлим

 

Әнием оек кидерде

Миңа ап-актан.

– Ошыймы? – дип мин сорадым

Шулчак курчактан.

 

Үпкәләгәнме курчагым,

Эндәшми, боек.

Энәләр алып, аңа да

Бәйләдем оек.

 

Әнием килеп яныма

Өйрәтеп тора.

Ә курчагым түзем генә

Көтеп утыра.

 

Фото:koteko.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: