Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
16 февраль 2022, 12:10

Батыр йөрәкле якташыма

Танылган блогер, сәяхәтче, альпинист һәм җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиевның көчле рухы миллионлаган кешеләрне сокландыра. Шушы көннәрдә редакция почтасына Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбе укучысыннан Рөстәмгә багышлап язылган шигырь килде. Аны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, дуслар.

Батыр йөрәкле якташыма
Батыр йөрәкле якташыма

Чакмагыш районының Рапат авылында туып-үскән Рөстәм Нәбиевны белмәгән кеше юктыр. Омсктагы казарма җимереклекләре астында калып, ике аягын югалта ул, ләкин бирешми. Бүген бик күпләргә үрнәк булып яши. Бу шигырем батыр йөрәкле якташым турында.

Рөстәм Нәбиевка

Бала туа, елап туа бала,

Елап туа инде һәркем дә.

Тәңрем язган язмышларны

Сайлау бирелмәгән беркемгә!

 

Сабый үсә төшкәч кенә белде

Вафат икәнлеген әнкәсе.

Улым, диеп назлап үстергәне

Булган икән зүрәнкәсе.

 

Үсеп буйга җитте егетебез,

Гашыйк булды ихлас күңеленән.

Язгы ташкын кебек мәхәббәте

Алып керде сөю иленә.

 

Армиягә аннан юл алды ул,

Ил каршында бурычын үтәргә.

Сөйгән яры белән вәгъдәләште

Берсен-берсе тугры көтәргә.

 

Соры шинелен да киде егет,

Антын бирде туган иленә.

Нәкъ шул төнне газиз аналары

Дучар булды кайгы җиленә.

 

Җимерелгән казарма астында

Һәлак булды күпме солдатлар,

Кайберларе гарипләнеп калды,

Агылдылар цинк табутлар.

 

Аңсыз ятты егет шул чагында,

Күз алдына килде әнисе.

“Улым, бәгырькәем түзче, түзче,

Сиңа яшисе дә, яшисе!

 

Сиңа иртә әле, ашыкмачы...”,

Әнисенең тавышы ялвара. - 

"Ихлас ярдәмеңә күпләр мохтаҗ,

Бик кирәксең Җирдә аларга".

 

Иртә таңда егет күзен ачты,

Киткән әни янә күкләргә.

Нидер сизеп егет шул чагында

Ак җәймәне өскә күтәрә.

 

Тетрәнүле үзәк өзгеч тавыш,

Ыңгыраша, елый, ялвара.

Кемнәр алды минем аякларны

Кайтарыгыз, зинһар, яңадан!

 

Маңгаеннан сыйпый йомшак куллар,

Сөйгән яры килгән янына.

Бертуктамый аккан күз яшеннән

Ташыр иде елга ярыннан.

 

Өзгәләнә егет: “Оныт мине,

Тап ярыңны, үзеңә тиң булсын!”

“Нинди булу мөһим түгел, - ди кыз -

Сөйгән ике йөрәк кушылсын!”

 

Кочаклашып елый гашыйк җаннар,

Кипсен шунда әче яшьләре.

Бер-берсенә булган сөюләре

Биреп торсын яшәү көчләре!

 

Гашыйкларга биргән сынауларны

Горур булып бергә үтәсез.

Мәхәббәттә җан сөйгәнең белән

Гомер йомгакларын сүтәсез.

 

Эльбруска да мендең, курыкмадың,

Күпләр яулый алмас биеклек!

Үз кулларың, канатларың белән

Исемеңә бирдең бөеклек.

 

Мәхәббәтең белән көчле бит син

Сөю кирәк һәрбер адәмгә!

Тормыш сынавында калганнарга

Киләсең син үзең ярдәмгә.

 

Бик күпләргә үрнәк күрсәтәсең,

Татар каны синең тамырда!

Яшәү көче биреп мәхәббәтең

Гомер буе булсын яныңда!

 

Жиңдең язмыш биргән сынауларны,

Бөртекләрдән җыйдың гомереңне.

Яшисең син белеп кадерләрен

Ходай биргән һәрбер көнеңнең.

 

Сындырмады язмыш, сыгылмадың,

Авырлыгын үзең беләсең.

Тешләреңне кысып, елар чакта

Елмаясың, һаман көләсең.

 

Беркөн шулай безне таң калдырып,

Галәм киңлекләрен гизәрсең.

Кылган матур гамәлләрең белән

Халкың күңелләрен бизәрсең!

Саидә Әхмадуллина,

11 нче сыйныф укучысы.

Чакмагыш районының Имәнлекул мәктәбе.

 

Фото: https://www.instagram.com/rustam_nabiev92/

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: