+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
26 февраль 2022, 15:55

“Шигырьләрем моңга чорналып туа”

Кичә, 25 февральдә, “Сәхипҗамал” хатын-кызлар оешмасы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге бинасында бик матур чара узды. Шагыйрә, композитор Ризидә Мөхәммәтҗанова иҗатташ дусларын “Бер мизгел” дип исемләнгән әдәби-мәдәни кунакханәгә җыйды.

“Шигырьләрем моңга чорналып туа”
“Шигырьләрем моңга чорналып туа”

Түгәрәк өстәл артында оештырылган чираттагы очрашу үтә дә җылы вә ихласлыкта үтте. Күңел моңнарына күмелеп тормыш көткән, бар булмышы белән балкышта яшәгән Ризидә Ягафәр кызы нәсел тамырларыннан килгән сәләтенә 40 елга якын бербөтен булып яшәгән мәхәббәте, туган җиренең матурлыгы, туганнары-якташларының җылылыгы, укучы балаларның ихлас яратуы кушылып, иҗатына дәрт, яшәүгә көч бирүче  саф сулы чишмәдер, мөгаен. 

"Күңелемдә бар иҗатым моңга уралып туа ул минем", - ди ул үзе дә. Шулайдыр. Әнә күпме иҗат җимешләре: җырлар, шигырьләр, әкиятләр китаплары, гәзит- журнал битләрен балкыткан шигьри шәлкемнәр... Үзе оештырган "Амаль" ансамбле, радиосы...

Ә иҗади очрашулар, авылдашлар алдында моң бәйрәмнәре, балалар белән үзе язган әкиятләр дөньясына сәяхәтләр...

Болар барысы да Ризиданың булмышы. Аннан килгән якты нурлар һәркемнең күңелен сөю-сәгадәт белән тутыра, туып-үскән  Кыйгы якларының һәр ташына назлы моңы булып ягыла, тормышын бәхет нурларына күмә.

Ә хыяллар...  Алар тынгысыз. Яңа үрләр, яңа балкыш, яңа тойгы- кичерешләр ымсындыра Ризиданың җан йөрәген.

Шулай булсын һәрвакыт!

Иҗат чишмәгез бер дә саекмасын,  җырлы күңелегез һич тә боекмасын, тигез парлы мәхәббәттә яшәргә насыйп әйләсен, Ризидә Ягафәр кызы!

Флюсә Назаргулова,

"Сәхибҗамал" хатын-кызлар оешмасы җитәкче.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: