+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
2 апрель 2022, 09:10

Сәхәр ашыйбыз

Сәхәргә торырга, диеп, Сәгатьне куйдым кичтән. Уянсам, чәй дә кайнаган, Тәмле коймак та пешкән...

Сәхәр ашыйбыз
Сәхәр ашыйбыз

Дилә Булгакова

Сәхәр ашыйбыз

 

Сәхәргә торырга, диеп,

Сәгатьне куйдым кичтән.

Уянсам, чәй дә кайнаган,

Тәмле коймак та пешкән.

 

“Бисмилла”сын әйтеп, нәнәм

Чәйнүккә сала чәен.

Аны уяткан сәгате

Йөрәгендә, мөгаен.

 

Сәхәр ашыйбыз икәүләп

Изге нәнәем белән.

Аштан соң амин тотабыз

Догалар укып гелән.

 

Уразаны калдырмыймын,

Намаз да укый беләм.

Ифтарга да чакыралар

Мине нәнәм белән.

 

Фото: islamdag.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: