+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
17 Май 2022, 15:00

Туган көн

Бер сабый авызыннан...

Туган көн
Туган көн

Туган көн

 

Әй эчәләр чәкәштереп,

Котлау сүзен әйтә-әйтә.

Сүз саен шәраб чөмереп,

Ашый-ашый кәрчә-мәрчә.

Әй эчәләр җырлый-җырлый,

Тулы бокалларны чайкап.

Миңа берсе дә күз салмый,

Утырам читтә ямансулап.

Тост әйтәләр дә эчәләр,

Эчәләр, гапләшәләр.

Бүген генә күрешкәндәй

Кочаклап үбешәләр.

- Аяк астында буталма! –

Дип мине шелтәлиләр.

Куалар читкә табыннан,

Хәлемне һич белмиләр.

Җырлый-җырлый һаман эчәләр,

Ашап тәмле ризыклар гына.

Татлы тортларны кисәләр,

Тик алар эләкми миңа.

Бер караусыз үтте кичем.

Тамагым ач.

Ятим мин бүген.

Тулгачтын да алты яшем,

Үткәрделәр туган көнем.

 

Әнәс Сафуанов.

Туймазы районы.

 

Фото:pitersalut.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: