+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
11 июнь 2022, 09:50

Сабантуйда булдым

Бүген республикабызның күп кенә районнарында сабантуйлар гөрли. Милли бәйрәмдә булган биш яшьлек малайның кичерешләре нинди икән?

Сабантуйда булдым
Сабантуйда булдым

Сабантуйда булдым

Булмады минем гомергә

Сабантуйда булганым.

Көттерделәр, үсеп җитеп,

Биш яшьне тутырганны.

Әби әйтә:"Сабантуй ул--

 Халкыбызның йоласы.

Язгы чәчүләр беткәч тә

Бәйрәм итеп аласың".

Матур гына аланлыкка

Күпме халык җыелган!

Барысы да безне генә

Көткән кебек тоела.

Биек кенә баганага

Матур флаг элделәр.

Кайбер апа-абыйларга

Зур бүләкләр бирделәр.

Бигрәк тә миңа охшады

Атларның чабышканы,

Көчле-көчле абыйларның

Көрәштә ярышканы.

Әбием белән карадык

Капчыклар бәрешкәнен,

Бүрәнәдән  малайларның

Мәтәлеп тә төшкәнен.

Әбигә бигрәк ошады

Көянтәләп су ташу.

Күмәкләшеп, тырышып,

Ике якка бау тарту.

Мин дә малай-кызлар белән

Чи йомырка ташыдым,

Йомыркам гына ватылды:

Тотмый юньләп кашыгым.

Мине дә бүләкләделәр

Төсле йомырка белән.

Җиңгән өчен түгел инде,

Җиңелгән өчен, беләм.

Әни үзе сатып алды

Бер сабантуй бүләге.

Автоматлы булу иде

Бик күптәнге теләгем.

Аннан инде, бергәләшеп,

Туңдырма да яладык.

Аяк өсте торып кына,

Матур концерт карадык.

Уйлап кайтам, бу бәйрәмне

Булган икән күргәнем:

Олимпия уеныдай,

Бу "сабантуй" дигәнең!

 

Рәсимә Ильясова.

Чакмагыш районы.

 

Фото:ок-уфимский.рф

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: