+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
14 июль 2022, 10:40

Матур чәчәкләр

Чакмагыш районында яшәүче шагыйрә Рәсимә апа Ильясова оныгы Эльвинага багышлап, бик матур шигырь язган. Дәү әниең шигъри күңелле булгач, ничек рәхәт!

Матур чәчәкләр
Матур чәчәкләр

Матур чәчәкләр

Тимә, диләр, өзмә, диләр,

Вазадагы чәчкәне.

Обойдан гына куптарам –

Ул да матур чәчкәле.

 

Барысы да ачуланып,

Миңа бармак селкиләр.

Миңа әле бер яшь кенә...

Әллә инде белмиләр!

 

Чәчкәләрнең матурлыгын

Мин хәзер инде беләм:

Аллы-гөлле чәчәк төшкән

Матур күлмәкләр киям.

 

Рәсимә Ильясова.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: