+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
1 август 2022, 20:55

Шигырьләремнән табарсыз, бик кирәк булсам...

1 август – якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллин туган көн. Күренекле татар шагыйренә бүген 74 яшь тулган булыр иде.

Шигырьләремнән табарсыз, бик кирәк булсам...
Шигырьләремнән табарсыз, бик кирәк булсам...

29 июльдә Казанда халык шагыйре Роберт Миңнуллин каберенә таш кую мәрасиме үтте. Анда шагыйрьнең иң якын кешеләре генә җыелган иде, дип хәбәр итә “Татар-информ” агентлыгы.

“Əтинең ташы үзе кебек гади һәм эчтәлекле булырга тиеш иде. Ул биредәге башка ташлардан зурлыгы белән аерылып тормый, чөнки әти халыктан аерылып тормады”, ди шагыйрьнең кызы Таңсылу Сабирова.

Ул таш кую эшендә ярдәм иткән Хөкүмәткә, мәдәният министрлыгына, ташны ясаучыларга рәхмәтләрен җиткергән.

Ташта Роберт абый Миңнуллинның түбәндәге шигыре уелган:

 

Бик кирәк булсам...

 

Арагызда гел булмам,

Китәрмен бер көн...

Китүемне бәлки әле

Сизмәс тә беркем.

Мин булырмын сез белмәгән

Чит-ят якларда.

Бәлки, кайтып та йөрермен

Мин кайчакларда.

Югалтмагыз, арагызда

Бик сирәк булсам...

Шигырьләремнән табарсыз,

Бик кирәк булсам.

 

Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә вафат булды. Шагыйрь Казанның Тынычлык бистәсе зиратында җирләнде.

 

Фото: "Татар-информ" агентлыгы

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: