Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
3 август 2022, 10:00

Иң күңелле чак

Җәй... Аның җитүен шулкадәр түземсезләнеп көтәбез, ә ул сиздерми генә үтә дә китә...

Иң күңелле чак
Иң күңелле чак

Бари Рәхмәт

Иң күңелле чак  

Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.

Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.

Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.

Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.

Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.

 

Фото:4kids.az

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: