+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
13 сентябрь 2022, 09:55

Ничек сизгән?

Дуслар, сезнең Илшат хәлендә калганыгыз юктыр бит? Дәрестә битең кызармасын өчен ялкауланырга һич ярамый шул...

Ничек сизгән?
Ничек сизгән?

Хәкимҗан Халиков

Ничек сизгән?

Гөлназ апа кичә миңа

Куйды “бишле” билгесе.

Бүген тагын сөйлә, дисә,

Белмим инде нишлисе?

Болай үзе күрмәде ул

Минем уйнап йөргәнне.

Кул күтәрдем, сизмәсен дип

Укымыйча килгәнне.

Биткә әллә ут каптымы,

Ни булды бу йөземә?

“Илшат, — диде Гөлназ апа,

Карап минем күземә. —

Нәрсә булды? Кичә бер дә

Мондый түгел идең син:

Дәресеңне әзерләми

Килдең мәллә бүген син?..”

Ничек сизгән диген син?..

 

Фото: doctis.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: