+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
30 гыйнвар 2023, 13:30

Сиңа бездән мең рәхмәт!

Редакциябез почтасына Татарстан республикасының Актаныш районында яшәүче Сылу, Ләйсән һәм Диана Галиевалардан җылы эчтәлекле хат килде. Бергәләп укыйк, дуслар.  

Сиңа бездән мең рәхмәт!
Сиңа бездән мең рәхмәт!

Без әтинең өч кызы,
Яратабыз нык аны.
Әнигә олы терәк,
Синдәй кеше бик сирәк.

Гаиләдә ул командир,
Безнең өчен баhадир.
Менә дигән ир заты!
Сокланабыз hәрвакыт.

Солдат булган яшь чакта,
Уссури якларында.
Бүген эшли мәктәптә-
Янып-көя бигрәк тә.

Эш урыны әй ерак,
Барасы юллар байтак.
Илле чакрым арада,
Актаныштан Айманга.

Озак еллар тырыша,
Балаларга булыша.
Мактаулы анын эше-
Хөрмәт итә бар кеше.

Һәркемгә вакыт таба,
Дөньяны алып бара.
Күп hөнәрнең иясе.
Менә сез дә беләсез.

Без әтинең өч кызы,
Бик тә сөйгән күз нуры.
Яннарда булгач рәхәт,
Сиңа бездән мең рәхмәт.

Имин булсын илебез!
Аяз булсын күгебез!
Парлы булсын гаиләләр!
Шат күңелле балалар!

Безнең әти – күрегез,
Ул иң әйбәт белегез!
Иҗат иттек язманы:
Таралсын ӘТИ даны!

Сылу (9яшь), Ләйсән (7яшь), Диана(11ай) һәм әниләре Алсу Галиевалар.

Актаныш районының Актаныш авылы.

Фото гаилә архивыннан.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: