+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
13 Января 2024, 11:25

Өебездәге кояш

Добавить в предпочтительные источники Google
Өебездәге кояшӨебездәге кояш
Өебездәге кояш

Өебездәге кояш

Кинәт яктырып
Киткәндәй дөнья —
Әни табынга
Ак икмәк куя!
Беләм икмәкнең
Зур юл үткәнен,
Игенче күпме
Хезмәт түккәнен.
Беләм мин аның
Кырда кунганын,
Өметен чәчеп,
Бәхет урганын.
Беләм икмәкнең
Җирдә үскәнен,
Җир көче аннан
Безгә күчкәнен.
Шуңа икмәккә
Хөрмәт зур бездә
Икмәк —өйдәге
Кояш ул безгә.
... Әни табынга
Ак икмәк куя.
Кинәт яктырып
Киткәндәй дөнья!

 

Ринат Хәйри.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас