"Әллүки"ле балачак
Бала чагыма яңадан
Алып кайта "Әллүки".
Үтә дә нык мавыктыргыч,
Ифрат кызыклы, яки.
Бу журналны һәр ай саен,
Бөтенесе көтәләр.
Олылар да, балалар да,
Бердәй якын итәләр.
Чагу тышлыгы белән ул,
Үзенә тартып тора.
Эче - тулы бер хәзинә,
Чын! Укыганнан сора!
"Әллүки"не тылсымчылар,
Чыгарамы, әллә дим?
Ничек табып бетерәләр,
Шәп әйберләр һәрдаим.
Әкиятләр-хикәятләр,
Шигырьләрнең "оясы".
Башваткычларның да әле,
Җавабын бар табасы.
Хәбәрдәр булып торасың,
Мәктәп тормышы белән.
Теләсәң, инглиз телен дә,
Бик җайлы гына өйрән.
Егерме яшен билгели,
"Әллүки" быел, дуслар.
Туган тел сагында тора,
Менә шундый басмалар!
Люция Әблиева