Барлык яңалыклар
Шигъри күчтәнәч
21 апрель , 15:00

Колынчак

Шагыйрә, композитор, автор-башкаручы Ризида МӨХӘММӘТҖАНОВАдан шигъри күчтәнәч. 

Колынчак
Колынчак

Колынчак

Яз килде!

Куана,

Йөгерә

Ул бүген!

Яз килде!

Карлар юк,

Акканнар

Шул эреп.

 

Яшеллек.

Кояш зур!

Ауный ул

Чирәмдә,

Ауныйк, ди,

Кил бергә,

Бергәләп

Келәмдә!

 

Бигрәкләр

Матур ул!

Сикерә,

Һәрчак шат.

Сез кем

Дип уйлыйсыз?

Ул безнең -

Колынчак!

 

Бәбкәләр
 
Иртән назлы кояш белән,
Ал таң белән уяна
Сары мамыктай бәбкәләр
“Пи, пи” килеп ояда.
Ата каз усал, сакчы ул,
Карап тора ал, артын.
Ысылдарга гына тора,
Чукыйм, ди, килсәң якын.
Чирәмлеккә беренче көн
Чыкты бүген бәбкәләр:
Ямь-яшел үлән эчендә
Йөри тере чәчкәләр!
Ана каз йөреп күрсәтә,
Йолкып бәбкә үләнне.
Кызыктыра бәпкәләрен
Бөтен күрше-күләннең…
 
Фото: gas-kvas.com
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: