-11 °С
Болытлы
Дилә БУЛГАКОВА
Диңгездә
Әти, әни, энекәш,
Диңгезгә бардык бергә.
Балыклар – төрле төстә,
Йөзә, курыкмый бер дә.
Мин дә диңгезгә керәм,
Әй шатланам, әй көләм!
Тирән, диләр, диңгезне,
Ярда минем билемнән.
Татып карадым суын –
Эчәрлек түгел, тозлы!
Кем соң монда тоз салган,
Кайсы кибеттән алган?
Көндез кояш кыздыра,
Суны җылытыр өчен.
Диңгез җылынгач, үзе
Су керә, төшеп кичен.
Автор фотосы.