Бик әйбәт минем эшләр!
Сез торасыз да сорыйсыз:
«Эшләр ничек бара соң?»
Ничек барсын?
Әйбәт бара!
Әйбәт бармый карасын!
Тик укытучы гына менә
Куйды бүген «икеле» -
Берне түгел,
Икене!
Әни, бәлки, ачуланмас?
Юк шул, белмим, икеле!
Кичә, хоккей уйнаганда,
Ертып кайттым күлмәкне.
Шул күлмәк өчен дә әле
Әниемнән эләкте!
Беркөнне песи өстенә
Түктем ялгыш ашымны.
Энем белән шаярганда,
Тишә яздым башымны.
Аннары бозау чәйнәгән
Өр-яңа дәреслекне.
Кем кушкан аңа чәйнәргә?
Йә, шушы дөреслекме?
Әллә кәнфит ашаганга,
Сызларга итә тешләр...
Шуларны уйламаганда,
Бик әйбәт минем эшләр!
Тәмле кычыткан
Кычыткан салып пешергән
Ашын әни иртәнгә.
Юри пешергәндер әле,
Мине кызык итәргә.
Үзе, берни булмагандай,
Ашый кычыткан ашын.
Ничек чакмый ул әнине –
Шуңарга җитми башым.
Мин дә юри капкан идем,
Чакмый телне кычыткан.
– Сыйлачы, әни, мине дә,
Бигрәк тәмле кычыткан!
Тыңламаган өчен, мине
Берчак кычыткан белән
«Пешергән» иде шул әни,
Шуңа тәмен шәп беләм.
Кызык булып китте әле,
Шуны искә төшергәч:
Кычыткан да юашланган,
Тәмләнгән бит... пешергәч!
Өзмәдем
Әллә яңгыр булганга,
Гөмбә тулган урманга.
Әкәмәт!
Шаккаттым мин –
Йөзләп гөмбә таптым мин!
Берсеннән-берсе эре,
Эрерәк тапкан бере!
Миннән ләкин көлмәгез –
Кайтып киләм гөмбәсез.
Тырысым буп-буш минем,
Ә күңелем хуш минем!
Тик йөрмәдем тик кенә,
«Тапмадым шул» дип кенә.
Чынлап гөмбә эзләдем,
Тик берсен дә өзмәдем.
Өзмәдем шул, өзмәдем
Әй, көлгәннәр көлсен лә.
Гөмбәне яратканга
Өзмәдем мин берсен дә!
Өлкәннәр
Бу өлкәннәр, ни өчендер,
Гел киресен эшлиләр.
Мин үзем чәй эчмим, алар
Кыстый-кыстый: «Эч!» – диләр.
Урамга чыга башласаң:
«Ныгытып киен!» – диләр.
Ә үзләре, ни өчендер,
Ныгытып киенмиләр.
Йоклыйсы килмәгән чакта:
«Бар инде, йокла!» – диләр.
Йоклаганда: «Тор инде, тор,
Аунама юкка!» – диләр.
Уйнаганда: «Китап укы,
Уйнап утырма!» – диләр.
Укысам: «Башың авыртыр,
Бик күп укыма!» – диләр.
Әгәр дә өйдә утырсам:
«Бар, урамда йөр!» – диләр.
Ә урамга чыгып китсәм:
«Бик күп йөрмә, кер!» – диләр.
Эшсез йөрсәң дә ярамый:
«Бераз ярдәм ит!» – диләр.
Әгәр ярдәм итәм дисәң:
«Борчып йөрмә, кит!» – диләр.
Тотынсаң вак-төяк эшкә,
Алар бирә эресен.
Аңламассың – бу өлкәннәр
Эшлиләр гел киресен!
Икәүләп
Әти белән
Икәүләп,
Бораулап та
Игәүләп,
Кыргалап та
Сыргалап,
Сыргалап та
Боргалап,
Гел боргалап
Торгалап,
Машина
Төзәтәбез!
Кәкресен
Төзәйтәбез,
Кирәген
Үзгәртәбез.
Икебез дә
Уңган без,
Икебез дә
Булган без.
Әтием –
Төзәтүче.
Мин үзем –
Күзәтүче!
Ә үзләре...
Зурлар безгә тапшыру да,
Кино да каратмыйлар.
- Ярамый да ярамый! - дип,
Көн саен кабатлыйлар.
- Кинолар кичен, - диләр, -
Олылар өчен! - диләр.
Әгәр дә карый башласак,
Безгә бармак яныйлар...
Безгә дигән мультфильмны
Үзләре бик карыйлар!
Әни кирәк
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
Менә шундый кеше ул!
Ул мине соңга калып
Кайтканга тиргәсә дә,
Иртәдән кичкә кадәр
Уйнарга бирмәсә дә,
Ул җирдә иң шәп кеше!
Шәп кеше, гаҗәп кеше!
Китап укып ятканда
Миңа йомыш тапса да,
Үзе, кайткач, диванда
Гәзит укып ятса да,
Ул иң-иң
Уңган кеше!
Тырыш һәм
Булган кеше!
Минем әле бер кат та
Колакны бормаса да,
Сабантуйларда мине
Җиңгәне булмаса да,
Ул иң-иң
Көчле кеше!
Баһадир
Төсле кеше!
Ул зирәк тә, шаян да,
Акыллы да, әйбәт тә!
Иң-иң әйбәт ул кеше —
Минем әти, әлбәттә!
Малайлар бәйрәме иде
Шушы Гөлнар аркасында
Әй хурлыкка калдым ла!
Бөтенесе алдында бит,
Бөтен класс алдында!
Малайлар бәйрәме иде.
Минем янга килде дә,
Елмайды да, көлде дә,
Тоттырды миңа бүләк.
Бар класс куйды гүләп!
Малайлар: "Уххх! "- иттеләр!
Ә кызлар: "Аххх!" - иттеләр!
Телсез калдым мин үзем,
Кызарды бугай йөзем,
Агарындым аннары,
Каралды күз аллары...
Кызык түгел калганы...
Гөлнарны әйтәм әле -
Миннән көләдер әле.
Ярар, ярар, үзе дә
Берәр эләгер әле.
Ул әле хур булачак-
Күзләре дүрт булачак!
Алдымда бер кызарып,
Бер агарып торачак!
Алай хур да иттергәч,
Ачуны да китергәч,
Берәр җае чыкканны,
Ярар, көтәрмен әле -
Үзенә иң матур чәчәк
Бүләк итәрмен әле!
Моннан ары Гөлнар да
Йөри алмас шат кына!
Җитсен әле,
Җитсен әле 8 март кына!
Игенчеләр гаиләсе
Әти ипи
Үстерә,
Әни ипи
Пешерә.
Ә мин... мин ипи
Ашыйм.
Ә аннары
Ипине
Үзем үстерә
Башлыйм.
Фото: cdn.culture.ru