+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
1 Сентября 2024, 04:00

Мәктәпкә барасы бар

Белем көне белән, дуслар!

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәктәпкә барасы барМәктәпкә барасы бар
Мәктәпкә барасы бар

Мәктәпкә барасы бар


Туйганчы уйнар идем дә,
Минем шул вакытым тар,
Иртәгә «биш»ле алырга
Мәктәпкә барасы бар.
Әтәчебез сизәр микән —
Бик иртә торасы бар.
Сез дә озак йокламагыз
Мәктәпкә барасы бар.
Киләчәктә туган илдә
Зур юллар саласы бар.
Ә хәзергә, соңламыйча,
Мәктәпкә барасы бар.

Гәрәй Рәхим

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас