+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
25 Ноября 2024, 11:35

КАР БӨРТЕГЕ

Кар бөртеге кун кулга... 

Добавить в предпочтительные источники Google
КАР БӨРТЕГЕКАР БӨРТЕГЕ
КАР БӨРТЕГЕ

Шәүкәт ГАЛИЕВ

КАР БӨРТЕГЕ

Кар бөртеге, 
Кун кулга, 
Азрак ял ит 
Син шунда.. 
Бер карасам 
Гел боз син, 
Бер карасам 
Йолдыз син! 
Искитәрлек 
Матур син, 
Ничек җирдә 
Ятарсың? 
Ашыкмачы, 
Очынма! 
...Кар бөртеге 
Учыма 
Төште дә 
Бөтерелеп, 
Мактаудан 
Бетте эреп!.. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас