+3 °С
Облачно
Журналга язылу
Шигъри күчтәнәч
21 Августа 2025, 12:05

Тәмле күмәч

Нәни дусларыбызга шигъри күчтәнәч. 

Тәмле күмәчТәмле күмәч
Тәмле күмәч

Шигъри күчтәнәч

Шәүкәт Галиев

 Тәмле күмәч

Түп-түгәрәк күмәч алып

Кайтып барам кибеттән.

Шулкадәрле хуш исле һәм

Тәмле икән нилектән?

Шундый җылы, шундый йомшак,

Әз-әзләп чеметәм.

Әзләп-әзләп чеметәм дә,

Шактый гына киметәм.

Тукта әле,нишләп әле

 Беләгемне чеметәм?

Сизми дә калганмын икән—

Куенда күмәч беткән.

 

Тәртиплеләр

Кунак малае авылны

Үзенчә күреп таный.
— Исәнме, сыер апай, — ди, —

Исәнме, үгез абый!
Сыер апай, үгез абый

Аңа сокланып кала:
— Шәһәр — шәһәр шул инде, —ди, —

Нинди тәртипле бала!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас