Шушы көннәрдә Чакмагыш районының Үзәк район китапханәсендә “Илһам алып туган яктан” дип исемләнгән шигъри конкурсның йомгаклау этабы үтте. Район оештырылуга 95 ел һәм Чакмагыш авылы төзелүгә 350 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесендә мәктәп укучылары, әдәбият сөючеләр, шагыйрь Марис Нәзиров исемен йөртүче “Чакмагыш чаткылары” әдәби берләшмәсе әгъзалары – балалар һәм өлкәннәр катнашкан. Бу бәйгедә “Әллүки”нең һәр санын укып баручы якын дустыбыз, Рапат мәктәбе укучысы Элина Ильясова һәм аның шагыйрә дәү әнисе Рәсимә Гыйран кызы Ильясованың да катнашып, аларның зур уңышка ирешүе безнең өчен шатлыклы яңалык. Элина бәйгедә дәү әнисе иҗат иткән “Туган авылым” шигырен тәкъдим иткән.
“Бәйге өч номинациядә үтте. Аның сценарий авторы һәм чараны алып баручы Гөлнара Сәхибгәрәева һәркайсыбызны тамашачылар игътибарына зур хөрмәт белән тәкъдим итте. Оныгым Элина белән “Кече Ватан турында зур мәхәббәт белән” дигән номинациядә катнаштык, икебез дә беренчелекне яуладык. Әлбәттә, бик зур шатлык! Барыннан да бигрәк балаларның, оныгымның шигъриятне яратуы, шигырьләрнең мәгънәсен аңлап ятлавы, кече Ватаныбызга булган мәхәббәтне сәнгатьле җиткерергә омтылуы аеруча сөендерде”, – ди Рәсимә Гыймран кызы.
Дәү әниле-оныклы ирешкән чираттагы матур уңышыгыз белән! Илһам чишмәгез тынмасын, яңа уңышларга юл ачсын!
Айгөл Ильясова фотосы.