-14 °С
Болытлы
Зәйфә САЛИХОВА
Җиңү яулап кайтыр әтиләр
Йөгереп кайта, ашыгып,
Сулышы капкан килеш:
Әти кайттымы соравы
Яңгырый керә-кереш.
Әнисе, кайтыр, улым, дип,
Малаен ала кочып.
Көн саен шушы бер сорау...
Булмый аңардан качып.
Көндәлегендә – “5”леләр!
Санап бетәрмен димә.
Зарыгып көтә әтисен,
Күрсәтәсе бик килә.
... Килер ул көн – Җиңү яулап,
Герой әтиләр кайтыр.
Балалар бәхете өчен
Тынычлык таңы атыр.