-14 °С
Болытлы
Әнәс САФУАНОВ
Хәйләкәр Кыш бабай
Яңа елны көтеп алам –
Күңелле бәйрәм!
Кыш бабайның төнен безгә
Киләсен беләм.
Иртәнгә чыршы төбендә
Бүләкләр була.
Тик үзен һич күрә алмыйм
Бик тырышсам да.
Быел да иртән уяндым
Татлы йокыдан.
Күпме генә тырышсам да,
Йоклап калынган.
Кыш бабай – тылсым иясе,
Һәм бик хәйләкәр.
Ел да йоклата ул мине
Шулай сихерләп.
Киләсе елда ничек тә
Хәйлә корырмын,
Йокламыйча Кыш бабайның
Үзен күрермен!
Автор фотосы.