-14 °С
Болытлы
Равил НАСЫЙБУЛЛИН
Кар бабайга ни булган?
Гата кичә кич буена
Кардан әвәләп,
Кар бабай ясаган иде
Сырлап-бизәкләп...
Башында ап-ак кардан
Тора бүреге.
Ә күзләре урынында –
Агач күмере.
Өйдән кишер алып чыгып
Борынын куйды.
Ә кулларын ап-ак кардан
Әвәләп куйды.
Мәктәптән кайтып керүгә
Аптырады Гата –
Кар бабай торган урында
Кишер генә ята...
Мәктәптә гел янып-пешеп
Укыганга микән –
Көн җылынып, Кар бабае
Эреп беткән икән...
Автор фотосы.