Шигъри күчтәнәч
18 апрель , 02:30

Сипкелле

Әллә синең дә сипкелләрең бар, дускай?

СипкеллеСипкелле
Сипкелле

Сипкелле

 

Кояш нык яратканнар
Язын була сипкелле.
Аларга елмаеп карыйсың —
Сипкеллеләр сөйкемле.

 

Һәммәсе дә була алмый

Кояш кызыдай сипкелле.
Ягымлылыгы башкалардан
Аерылып тора шикелле.

 

Нишләтсәң дә бетми ул

Кояш бизәге — сипкел.
Гарьләндерә, я елата,
Ә сипкел бәхет ул — бел!

 

Сания ШӘРИПОВА,

Бүздәк районы.

Рәссам Рида Шәйхетдинова.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас