

ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙ
Йөгереп кенә керде Фән
Җиләк үскән бакчага.
Пешкән эре җиләкләрне
Уе тизрәк ашарга.
‒ Әни, әни, кара әле,
Кем җиләкне ашаган?
Ашап бетермәгән үзе,
Ваклаган да ташлаган?!
Кемдә шундый начар гадәт,
Тотарга иде үзен.
Җиләк чыпчыгын күрде дә
Онытты әйтер сүзен.
‒ Һи, һи, һи, чыпчык икән!
Рәхәтләнеп ашасын.
Җәйнең сый-нигъмәтләреннән
Туйганчы бер сыйлансын!
ГӨЛ КЫЗЫ
Нәсимәбез бик уңган кыз,
Гөлләре көлеп тора.
Яхшы тәрбия биргәнне
Алар да сизеп тора.
Ярата ул алка гөлне,
Һәр көн саен су сибә.
Ә гөлләре, рәхмәт әйтеп,
Өйләренә ямь бирә.
Дуслары Нәсимәкәйгә
Исем биргән: “Гөл кызы”.
Гөлләр кебек Нәсимәбез,
Бигрәк тә чибәр үзе.
МИЛЛЕК
Миллек бәйли әтием –
Матурлыгы, исләре!
Яфраклары бигрәк йомшак,
Кочакладым, иснәдем.
Салды миллек уртасына
Ике төрле мәтрүшкә.
Әти уңган, мең шөгыльле –
Кулы оста һәр эшкә.
Кыш буена чабынабыз,
Миллек бигрәк файдалы.
Саулык өсти, сафландыра,
Яфраклары шифалы.
Кыш җитте, миллек “картайды”,
Каты суга бит, ай-яй!
Качып калдым әле беркөн
Мунча керергә бармый.
ҖИЛӘК ҖЫЙГАНДА
Җиләкле “күл”гә
Кердем дә чумдым,
Кечкенә чиләк
Бик тә тиз тулды.
Артымнан ата
Җиләк “фонтаны”,
Әнием җыя
Миннән калганны.
КҮРШЕМ
Күршемдә яши шәп егет,
Исеме аның Раян.
Өздереп уйный баянда,
Өйрәнгән, диген каян?!
Әбиләрне ул биетә,
Бабайлар хәтта бии.
Үзе җырлап та җибәрә,
Аннан кызыклар сөйли.
“Үскәч кем буласың?” – дисәң,
“Артист!”, – ди, – бигрәк шаян.
Концертларда баян тартыр
Шәп, уңган егет Раян!
САГЫНЫП КӨТӘ
Сеңелем җәйне
Сагынып көтә,
Көннәр җылыткач,
Туган көн җитә.
Җәйне ярата ,
Бүләкләрне дә,
Тизрәк пешәсе
Җиләкләрне дә.
Сандугач сайрый,
Котлый, бик моңлы,
Күбәләк, бизәп,
Учына кунды.
Бик матур мәлне
Туган Гөлгенә.
Бакчасы котлый,
Күмелеп гөлгә.
ТУКРАН
Тук та тук, тукый гына,
Агачны чукый гына.
Бернинди бөҗәк калмый –
Ул шулай тамак ялгый.
Яшеренгән бик уңай,
Берничек табып булмый.
Туктады тукып кинәт:
Ашап туйган ул, димәк.
ВЕЛОСИПЕД
Велосипедлы булдым,
Әти-әнигә рәхмәт!
Апам белән икәүләп
Җилдерүе бик рәхәт.
Әнә, күр әле, Гөлфия
Карап калды көнләшеп.
Артымнан калмый йөгерә
Балалар күмәкләшеп.
Таудан төшәм, җил кабарта
Күлмәгемне, и, рәхәт!
Ләкин тауга менә алмыйм,
Апам – ярдәмчем, рәхмәт!
ӘТИЕМ – БАЛЫКЧЫ
Минем әтием – балыкчы,
Көн дә балыкка бара.
Бүген никтер буш кайткан,
Әнә чиләген кара.
“Көне түгел, балык эләкми,
Әнә, болытлап тора!”
Тәрәзәгә күз ташладым,
Яңгыр туктамый коя...
ЯЛКАУ СӘЛИМ
Кычкыра әтәч, туктамый,
– Кик-ри-күк! Кик-ри-күк!
Сәлимгә һич тынгы бирми,
– Тор, малай, иртән иртүк!
Нурлары белән кытыклап,
Шаярып кояш көлә.
– Барыбер йоклатмыймын, – ди,
Күр, әнә, көтү килә!
Киерелеп, бик иренеп,
Сәлим чыкса урамга,
Кояш күптән өстә инде,
Көтү күптән урманда...
ГӨМБӘДӘ
Әнием белән гөмбә җыям –
Һич тапмыйм, эзлим мин.
Уңга-сулга, өскә карыйм:
Имеш, шулай күзлим мин.
Йөргәч бик озак эзләнеп,
Әни әйтте шаяртып:
“Агач башында гөмбә юк,
Җирдә үсәләр, качып”.
ПОМИДОР
Бик яшел әле помидор,
Пешеп җитәр ул тиздән.
Су сибәм әнием белән,
Өлгерсеннәр диеп көзгә.
Кайчан гына пешәрләр дип,
Көтеп алдым мин көчкә,
Хәзер инде помидорлар
Кызыл, сары, ал төcтә.
Әнием чиләк тутырды:
Өлгерде инде, җитте.
Һәр төcне алып ашыймын,
Барысын авыз иттем.
СУ КЕРӘ
Лимар – шәһәр малае,
Рәхәтләнеп су керә.
Кечкенә ул, ваннада
Юына шуңа күрә.
Чәбәләнә торгачтын,
Китте бит шунда йөзеп!
Су бик җылы, юк җиле,
Буламы йөзми түзеп!
ДӘҮ ӘНИЕМ
Дәү әнием ‒ Бибиҗамал,
Тәмле ашлар пешерә.
Бәйли дә ул, тегә дә ул,
Хәтта рәсем төшерә.
Өздереп биеп тә китә,
Бик оста ул җырларга.
Төсле-төсле корамадан
Сыра җылы юрганнар.
Сандыгында үзе теккән
Калфаклары бар аның.
Чиккән тастымалларының
Әйтә алмамын санын.
Милли җанлы дәү әнием
Һәр эштә үрнәк миңа.
Татар кызы булып үсәм.
Дәү әниемә карап.
Автор фотосы.