

Илһам ЛАТЫЙПОВ
“Әллүки”нең дусты
Мәктәпкә бармаса да,
"Әллүки" укый Зилә.
Укуга булган омтылыш
Тырышлык аша килә.
Зилә кебек укыгыз
"Әллүки" журналын сез.
Матур басма икәнен,
Алдыргач та күрерсез!
Ямьле җәй
Соңгы дәрестә
Әңгәмә бара.
Балалар яхшы
Тәрбия ала.
Педагог шундый
Тема сайлаган:
Ямьле җәй белән
Кызыксындырган.
— Җәй минем өчен —
Походта йөрү.
— Минем хыялым —
Уфаны күрү.
Чиләк тутырып
Җиләк җыярмын.
Дусларым белән
Футбол уйнармын.
— Чишмә буйларын
Тазартачакбыз.
— Ә без өй эчен
Агартачакбыз.
Ял, хезмәт бергә
Кушылып барсын.
Балалар җәйдән
Зур файда алсын.
Дүрт шатлык
— Дүртебезгә — дүрт мизгел, — дип,
Шатлана Гөлназ.
— Дүртебезнең туган көннәр —
Җәй, көз, кыш һәм яз.
— Әйе, кызым, син җәй тудың,
Матур вакытта.
Абыең дөньяга килде
Кышкы суыкта.
Республикабыз көнендә
Әтиең туган.
Ә мине, сезнең бәхеткә,
Яз алып килгән.
Дүрт мизгел узып торсын
Шул йортыбызда.
Дүрт шатлык булып яшик
Без барыбыз да.
Әзер укучы
Укырга төшмәсә дә,
Вилдан да яза белә:
"Әти", "Әни" сүзләрен
Дәфтәр битенә тезә.
Яза торгач, яңа сүзләр
Белән таныша малай.
"Туганлык" һәм "Азатлык"ның
Мәгънәсен инде аңлый.
–"Тынычлык" сүзе миңа
Иң кадерлесе, – ди ул.
Хәзер үк "бишле" алырлык
Әзер укучы бит ул.
Математик Наилә
Апасына хәбәр сөйли
Дүрт яшьлек кыз Наилә.
Математик булыр микән,
Бик яхшы саный белә.
– Ун кәнфитем булса әгәр,
Сигезе калыр миңа,
Биш прәннекнең берсен
Ашатырмын мин сиңа.
Апасы эндәшми, белә
Шук сеңлесенең холкын.
Математика качмас,
Сеңлесе үсә торсын.
Кыю булып үсәрбез!
Гаиләдә дүрт кеше,
Мин анда – иң кечесе,
Әти, әни, абыем,
Мин дә читтә калмыймын.
Абыем – өченчедә,
Мин – беренче сыйныфта,
Әнием – укытучы,
Әтием – алгы сызыкта.
Әни әйтә: ”Әтиегез –
Яугир, горурлык безнең!
Тынычлыгы өчен яуда
Зур, иркен Туган җирнең”.
Укырбыз яхшы билгегә,
Кыю булып үсәрбез.
Ике малай, зур үскәч,
Ил сакларга китәрбез.
Дәү әнидә кунакта
Абыемнан алда мин
Дәү әниемә килдем,
Кузгалакны, какыны
Мин тәмләп тә өлгердем.
Абый, мәктәптә укыгач,
Килә июньдә генә,
Минең күңелле көннәрем
Уза авыл җирендә.
– Балтырган ашы пешердем,
Кил, әйдә, бәләкәчем.
Мин янында булганга
Шатлана дәү әнием.
Марат һәм Азат
Июль аенда Уфадан
Казанга бара Марат.
Шушы шәһәрдә яши
Якын туганы Азат.
Бүләк
Яр Чаллыда апаем
Кунакка мине көтә.
"Нинди бүләк әзерләргә?"
Көннәрем уйлап үтә.
Җиңү шигыре
Җиңү көненә
Бүләгем әзер:
Шигырь сөйләргә
Ашкынам хәзер.
Җиңү китергән
Яугирләр безгә,
Шигыремне дә
Багышлыйм сезгә.
Җиңү бик зур көч
Белән яуланган.
Шушы алышта
Дошман кыйралган.
Батырларыбыз!
Сез – хәтеремдә.
Тыныч күк йөзе
Булсын җиремдә.
Мизгелләр
Әнием әйтә:
– Мизгелләр үтә,
Улымның укыр
Вакыты җитә.
– Мәктәпне беләм,
Мизгел нәрсә ул?
– Улым, аңлатам:
Кыш, яз, җәй, көз ул.
Көз җитсә, мәктәп
Сине көтәчәк.
Ә аңа кадәр
Яз, җәй үтәчәк.
Әни җавабы
Һәрвакыт әзер.
Мизгелләр буйлап
Йөримен хәзер.
Акбулат белән Карабулат
Ике Булат шахмат уйный,
Фигуралар – ак, кара.
Озак аптырап торма,
Уенны барып кара.
Аклар белән уйнаганы
Акбулат була икән.
Караларны сайлаганы
Карабулатмы икән?
Турнир түгел, болай гына,
Иптәшләрчә уйныйлар.
Өченчедә укып йөри
Бу шахматчы малайлар.
Яңа исемнәр ача
Ак, кара фигуралар.
Уенны шулай ямьли
Бик сәләтле балалар.
Нурның “уеннары”
"Футболны яратмыйм мин,
Тибәләр аягыма,
Волейболда туплары
Очмый минем ягыма.
Шашка ошамый, бик тиз
Уйнала, кызыгы юк.
Ә шахмат – буталдыргыч,
Очына чыгу һич юк.
Домино уйнар идем,
Кулга сыймый, алар күп,
Уйнап бетеп булмый ла,
Әйткәнгә торма көлеп”.
Беркем каршы эндәшмәде,
Нур аптырашта калды.
Уеннарны яратмагач,
Яратсын, әйдә, ялны.
Рида Шәйхетдинова рәсеме.