Рәзилә НИЗАМИ
Китап җанлы дусларга
Минем бик яхшы дустым бар,
Аның исеме Җәббар.
Китап укуда ярышып
Җиңеп-җиңелгән чак бар.
Җиңүчегә бүләк – китап,
Китап җанлы дуслар без.
Китаплар яшәгән өйдә
Иң көтелгән кунак без.
Анда безне көтеп ала
Әкият, маҗаралар.
Килеп туган мең сорауга
Китапта бар җаваплар.
Китап өе, китап йорты -
Ул безнең китапханә.
Тылсымчыга охшап тора
Хуҗа апа Рәйханә.
Тау-тау китап арасыннан
Таба ул кирәклесен.
Җаббар ярата төслесен,
Ә мин эчтәлеклесен.
Кем җиңәр икән бу юлы
Безнең бәйге-ярышта?
Китапта җавап бар икән –
Дуслык җиңә иң башта!
Рида Шәйхетдинова рәсеме.