+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
7 июнь 2019, 17:39

Кояшкай иртә уяна!

Дуслар, ә сез иртән торгач, гимнастика ясыйсызмы?

Иртәнге гимнастика ясау тәртибе:
1. "Кояшкай уяна" - урында яткан килеш башны күтәрергә һәм әле уң якка, әле сул якка борырга кирәк. Шулай 4 тапкыр кабатларга.
2. "Кояшкай су коена" - яткан килеш куллар белән тезләрне кочаклап, як-якка әйләнергә. (4 тапкыр)
3. "Кояшкай нурларын сибә" - яткан килеш кулларны һәм аякларны бергә күтәрергә (4 тапкыр)
4."Кояшкай күтәрелә" - капланып ятып, кулларда күтәрелергә кирәк.(4-5тапкыр)
5. "Мин - зур кояш!" - кровать янына басып, кулларны ике якка сузарга һәм аяк очларында өскә күтәрелергә.
Читайте нас: