+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
21 июнь 2019, 16:13

Яшь туристлар фестивальгә җыелды

Укучыларның республика туристик фестивале быел 70нче тапкыр үтте.

16-20 июньдә Белорет районында укучыларның туристик фестивале узды. Чарада республиканың 18 шәһәр һәм районыннан 318 кыз һәм малай катнашты.
Фестивальнең максаты — төбәктә балалар-үсмерләр туризмын үстерү. Спорт яратучы укучылар төрле катлаулы каршылыкларны үтеп, үз осталыкларын күрсәтте.
Җиңүчеләр исемлегендә Мишкә районы, Уфаның Ленин һәм Киров районнары, Белорет, Нефтекама шәһәрләре укучылары бар. Яшь туристларны җиңүләре белән котлыйбыз.
Читайте нас: