+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июнь 2019, 21:50

Әйдәгез, уйнарга!

Дуслар, сезне "Самовар" уенына чакырабыз!

Бу уен "Самовар" дип атала. Аны җәй көннәрендә күмәкләшеп саф һавада уйнарга була.
Иң элек "Самовар" һәм "Әби" сайланып куела. Калган балалар читкәрәк тезелешеп утыралар. "Әби" балаларның колагына чәй янына бирелә торган тәмлекәчләрнең исемнәрен әйтеп чыга. Әйтик, шикәр, бал, кайнатма, ширбәт. Аларны "Самовар" ишетмәскә тиеш. Аннары "Әби", "Самовар"ның колагын тотып: "Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!" — ди.
"Шикәр" акрын гына килеп, "Самовар"ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. "Самовар" кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр кем икәнлеген белсә, шул бала "Самовар" була. Белмәсә, "Шикәр"гә икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган "Самовар"га җәза бирелә.
Читайте нас: