+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2019, 01:28

Яңа Балтач мәктәбенә Чемпион килгән!

Укучылар чемпионнан автограф алырга да, аның медальләрен һәм кубокларын тотып карарга да өлгергән.

Яңа Балтач мәктәбенә Чемпион килгән!
21 июньдә Чакмагыш районының Яңа Балтач мәктәбе укучылары тормышында зур вакыйга булган. Бу көнне мәктәпкә чын спорт йолдызы — көрәш буенча Башкортстан чемпионы, Русия чемпионатының бронза призеры, спорт мастерлыгына кандидат Булат Бүләков килгән.
Булат Рамил улы — Чакмагыш районы егете. Кайчандыр Карьяуды мәктәбендә укыган, аннан укуын Уфаның Р. Гарипов исемендәге гимназиясендә дәвам иткән. БДУның геофизика бүлегендә белем алып, аны уңышлы тәмамлаган.
Спортчы очрашуда укучыларга мәктәп еллары, спорттагы беренче җиңүе, беренче бүләкләре турында сөйләгән. Кызлар һәм малайлар Булат абыйларына бер-бер артлы сорауларны яудырып кына торган. Спортчы ярышларда үзен ничек хис итә, тренировкалар ничек үтә, стартта ул нинди тойгылар кичерә, буш вакытын ничек үткәрә —болар барысы да укучыларга бик кызыклы булган. Спортчы абыйлары һәр сорауга тулы җавап биреп, юлда очраган авырлыклардан курыкмаска, үз алдыңа максат куеп, шуңа омтылырга кирәген аңлаткан.
Укучылар чемпионнан автограф алырга да, аның медальләрен һәм кубокларын тотып карарга да өлгергән. Булат Рамил улы “Чемпион белән зарядка” акциясендә катнашкан, “Сәламәт бул!” спорт-сәламәтләндерү ярышында судья булган. Күңелле чаралардан соң бергәләп фотога төшкәннәр.
Ул фотоларны “Әллүки”гә дә җибәрде алар. Менә шулай күңелле яши Яңа Балтач мәктәбе укучылары.
Читайте нас: