+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 июнь 2019, 02:01

Җәйге халыкара балалар уеннары башланырга 12 көн калды!

Уеннарда катнашу өчен Башкортстанга барлык континентлардан мең ярымнан артык яшь спортчы киләчәк.

9-14 июльдә Уфада Җәйге халыкара балалар уеннары узачак. Уеннарда катнашу өчен Башкортстанга барлык континентлардан мең ярымнан артык яшь спортчы киләчәк.
Таиланд, Көньяк Корея, Һиндстан, Австралия, Израиль, Төркия, Чехия, Нидерланд, Греция, Словакия, Швейцария, Швеция, Австрия, Хорватия, Германия, Англия, Мексика, Коста-Рика, Канада, АКШ, Кения, Кыргызстан, Русия һәм башка илләрдән килгән иң оста яшь спортчылар төрле бәйгеләрдә көч сынашачак.
Ярышлар җиңел атлетика, футбол, йөзү, фехтование, пляж волейболы, дзюдо, грек-рим көрәше, кыя тауга менү кебек җәйге спорт төрләре буенча үтәчәк.
Читайте нас: