Уфа командасында янә бер алтын!
Бу юлы пьедесталның беренче баскычына 14 яшьлек йөзүчебез Виктория Лисицкая күтәрелде. Ул олимпия резервындагы 18нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе. Виктория брасс алымы белән йөзеп,100 метрлы дистанциядә җиңүгә иреште.
Икенче урында Ырынбурдан килгән Ксения Степанова. Бронза медальгә Литваның Каунас шәһәреннән яшь йөзүче лаек булды.