+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
11 июль 2019, 16:42

Уфада Халыкара балалар уеннары бара

Бүген ярышларның беренче көнендә яшь спортчылар йөзү, футбол, җиңел атлетика, фехтование, дзюдо, кыяга менү, баскетбол, пляж волейболы буенча көч сынашача.

Билгеле булуынча, 53нче Җәйге халыкара балалар уеннары кичә “Уфа-Арена” ачылды. Тантаналы чарада 30 илнең 85 шәһәреннән килгән кунаклар һәм спортчылар катнашты.
— Республикада шундый зур һәм дәрәҗәле чараларны оештыру һәм уздыру буенча зур тәҗрибә тупланган. 2013 елда биредә Кышкы халыкара балалар уеннары зур уңыш белән узды, катнашучылар һәм тамашачылар өчен чын бәйрәм булды.
Бездә заманча спорт, ял итү инфраструктурасы булдырылган, соңгы заман таләпләре буенча җиһазландырылган стадионнар, күнегүләр һәм сәламәтләндерү комплекслары эшли, һәм якын арада уеннарның күпсанлы кунаклары моны үзләре дә күрәчәк. Катнашучыларга — уңышлы чыгышлар, ә җанатарларга яхшы кәеф һәм якты тәэссиротлар телим, — диде спорт ярышларын ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.
Халыкара балалар уеннарында катнашучылар өч көн дәвамында 9 спорт төре буенча ярышачак. Уеннарда 29 илнең 84 шәһәреннән 1192 спортчы катнаша.
Читайте нас: