+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 16:39

Иң өлгерләр бүләкле булды!

“Укы, Уфа” китапханә аланында күңелле стартлар үтте.

Уфада Халыкара балалар уеннары барган көннәрдә башкаланың 7нче модельле китапханәсе хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен күңелле стартлар оештырды. Мавыктыргыч чара җәйге “Укы, Уфа” китапханә аланында үтте.
Яшь китап укучылар Халыкара балалар уеннары тарихы белән танышты, аннан үзләре дә җәйге хәрәкәтле уеннарда катнашты. Кызлар һәм малайлар “кегли” уйнады, тупны кәрзингә ташлау, скакалкада сикерү буенча ярышты. Иң актив һәм өлгер яшь спортчылар мактау сүзләреннән тыш, кечкенә бүләкләр — сувенирлар белән дә бүләкләнде.
Читайте нас: