+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
12 июль 2019, 16:35

Ярышларның беренче көнендә - 15 медаль!

Кичә, Халыкара балалар уеннарының беренче көнендә, Уфа спортчылары матур нәтиҗәләргә иреште.

Уфада 53нче җәйге Халыкара балалар уеннары дәвам итә. Кичә ярышларның беренче көнне үтте. Анда башкаланың яшь спортчылары дүрт - алтын, дүрт - көмеш һәм җиде бронза медаль яулады.
Беренче ике алтын медальне яулаучы кызларыбыз дзюдочы Алия Мөхәммәтҗанова һәм йөзүче Виктория Лисицкая турында язып чыккан идек инде Алтынны, шулай ук, дзюдо буенча Алина Галиева һәм Тимофей Шеин яулады.
Көмеш медальләрне фехтование буенча Николай Киреев, дзюдо ярышында — Полина Микитова, Булат Рәхимов алды. Йөзүләр Владислав Башаров, Дмитрий Каширин, Виктория Лисицкая, Александра Никитина, Мария Рәшитова 4х100 метр эстафетасында икенче урынга чыктылар.
Бронзаны фехтование ярышында — Ирина Красноперова һәм Елизавета Первушина, дзюдо буенча үз авырлык категорияләрендә — Ксения Самойлова, Аскар Якупов, Камил Гыйләҗев, Егор Каленов, Наил Гәрәев алды.
Узган көн Кытайның Нью-Тайбэй шәһәреннән килгән команда өчен дә уңышлы булды. Алар 7 медаль яулады. Ырынбур спортчыларына да бәхет елмайды, алар, шулай ук, 7 медаль алды.
Читайте нас: