+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
14 июль 2019, 01:11

Халыкара уеннар флагы Венгриянең Кечкемет шәһәренә тапшырылды

Бүген Уфаның "Ватан" паркында 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы үтте.

Бүген Уфаның "Ватан" паркында 53нче җәйге Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы үтте. Тантаналы чарада Уфа Халыкара балалар уеннары флагын Венгриянең Кечкемет шәһәре вәкилләренә тапшырды. Шулай итеп, 2020 елда уеннар нәкъ биредә үтәчәк.
Мәйданга җыелган спортыларны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ Хәбирова сәламләде. Республиканың Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Белорет, Күмертау, Туймазы шәһәрләренең яшь спортчылары һәм тренерлары Радий Хәбиров белән аралашты, хәтта селфи да эшләде.
Чит илләрнең спортчы кызлары һәм егетләре дә төбәк җитәкчесе белән сөйләшү, фотога төшү мөмкинлегеннән файдаланып калырга ашыкты.
Тананалы чараны Радик Юльякшинның чыгышы дәвам итәчәк. Концерт ахырында салют булачак.
Читайте нас: