+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
8 август 2019, 12:36

Көндәшен 29 секунд эчендә җиңгән!

Яшь спортчы 60 медаль яулап өлгергән, шуларның 38е - алтын.

11 яшьлек Уфа егете Вадим Савельев Русиянең иң яхшы яшь көрәшчесе. Ул грэпплинг буенча Русия беренчелегенә үзган ярышта алтын медаль яулады. Грэпплинг - ул көрәшнең бер төре.
Моннан берничә ел элек Вадимда йөрәк авыруы тапканнар. Малай операциядән соң тернәкләнеп кенә калмаган, чемпион исеменә лаек булган. Яшь спортчы 60 медаль яулап өлгергән, шуларның 38е - алтын!
Русия беренчелегенә үткән ярышта 11 яшьлек чемпион көндәшен 29 секунд эчендә җиңгән. Афәрин, Вадим!
Читайте нас: