+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
18 август 2019, 14:28

Балаларны гаджетлардан аерып буламы?

Була икән! Бүздәк районының Иске Богады авылында яшәүче Рәүф Мөхәммәтгәлиев моның юлын тапкан.

Балаларны көнозын телевизор каршында, гаджетларда уйнап утырудан ничек арындырырга? Бүздәк районының Иске Богады авылында яшәүче эшкуар Рәүф Мөхәммәтгалиев моның юлын тапкан. Ул авылда үз куллары белән спорт мәйданчыгы булдырган. "Башкортостан" телерадиокомпаниясе хәбәр итүенчә, көнне объектны рәсми рәвештә ачу тантанасы кичә, 17нче август көнне, булган.
Рәүф Мөхәммәтгәлиев элек физкультура укытучысы, аннары мәктәп директоры булган. Ул, эшкуарлык белән шөгыльләнә башлагач та балалар хакында онытмаган. Алар өчен бердигән бүләк ясаган. Объектны төзү ярты миллион сумга төшкән. Ләкин бу әле чик түгел. Эшкуар балалар шәһәрчеге төзү нияте белән яна.
Әнә шулай соклануга һәм үрнәк алуга лаек эш башкарган богадылыларның авылдашлары. "Мәйданчык буш тормаячак, Ул балаларны гына түгел, зурларны да үзенә җәлеп итәчәк",- дигән фикердә авыл халкы.
Читайте нас: