+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Спорт
27 август 2019, 18:40

Могҗиза дими ни дисең инде!

9 яшьлек кыз 26,7 чакрым араны 13 сәгатьтә йөзеп чыккан.

Кытайда яшәүче 9 яшьлек Чжой Ихань Кытайдагы Гуандун провинциясе белән Хайнань утравы арасындагы Цюнчжоу бугазын йөзеп чыккан. Кечкенә кыз 26,7 чакрымга сузылган араны 13 сәгатьтә үткән. Аның белән бергә тугыз спортчы да йөзгән.
Аларның һәркайсының хәлен күзәтеп, яннарыннан гына көймәләр дә барган. Кагыйдәгә ярашлы, спортчыларга көймәгә утырып хәл җыярга ярамаган.
Йөзүчеләр өчен иң катлаулысы — көчле агым һәм медузалар булган. Шуңа карамастан, 9 яшьлек кыз шундый озын юлны йөзеп үткән иң яшь спортчы исемен яулаган.
Читайте нас: